Казыйлар шурасы җыелышы үткәрелде

11 ноябрь 2013 ел 12:44

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә казыйлар шурасының чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, республиканың төрле төбәк казыйлары катнашты. Мөфти Камил хәзрәт казыйларга дини эшчәнлек алып баруга бәйле теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Аерым алганда ул, кайбер дини мәсьәләләрне, әйтик намаз вакытларын, бәйрәм көннәрен билгеләү һәм  төрле фикерләр уяткан башка төр сорауларны уртага салып сөйләшү мөһимлеген ассызыклады, моның өчен  Россия күләмендә казыйлар, билгеле дин белгечләре очрашуын үткәрү кирәклеген дә әйтте. Шулай ук мөфти Татарстанда мәүлид бәйрәмен уздыруга әзерлек чараларына тукталды. 2014 елда мәүлид кичәсе якшәмбе көнгә – 12 гыйнварга, мәүлид бәйрәме көне  13 гыйнварга туры килә. ТР МДН мөбәрәк мәүлид бәйрәмен – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) туган көнен бабаларыбыз үткәргән үрнәктә, күркәм бер дини чара итеп, үз җирлегебезгә хас рухта уздыру ниятендә тора.  

Казыйлар агымдагы эш-гамәлләрен һәм ниятләрен дә барладылар. Халыктан килеп ирешкән талак, гаилә кору кебек мәсьәләләргә кагылышлы сорауларны тикшерделәр.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана