Балтач җәмигъ мәчетенә 20 ел

06 декабрь 2013 ел 11:59

5 ноябрьдә Балтач үзәк мәчете төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, җирле халык катнашында мәчет бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-хатыйбы Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

Бәйрәмдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җыелган бар халыкны мөфти Камил хәзрәт исеменнән котлады.  Рөстәм хәзрәт мөфтинең: “Ике дистә ел дәвамында мәчеттә республикабыз өчен үрнәк бер дини эшчәнлек алып барылуы өчен сөенәбез. Җәлил хәзрәтне һәм мәхәллә халкын шушы күркәм вакыйга уңаеннан котлыйм.  Мәхәллә халкына, мәчеткә аяк баскан һәркемгә бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабын күреп яшәргә язсын иде! Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә, җан-тәннәребезгә иминлек, саулык-сәламәтлек, ныклык бирсен. Алга таба да бергәләп динебезгә, халкыбызга хезмәт итәргә язсын”, - дигән сүзләрен җиткереп, Балтач районы имам-хатыйбы Җәлил хәзрәткә, мәчет имамы Рамил хәзрәт Бикбаевка рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмдә катнашкан район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин җирле хакимият белән дин әһелләре арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләде. Бүгенге көндә районда  40 мәчет эшләп килүе, шуларның 35ендә башлангыч дини сабак укытылуы хакында әйтте. Балтачның җәмигъ мәчете исә бөтен районның рухи үсешендә, яңарышында үзәк рольне башкаруына басым ясады. Шулай ук 2007 елда биредә мөхтәсибәтнең рәсми басмасы  “Нәсыйхәт” газетасы чыга башлавы, 2010 елда “Әссәлам” балалар мәдрәсәсе эшләп китүен искә төшерде.

 Чарада катнашкан Россия ислам институты ректоры Рәфыйк мөхәммәтшин, ТР Дәүләт советы депутаты Фәрит Мифтахов, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка кунаклар үзләренең җылы котлау-теләкләрен әйтеп, мәчетнең һәм мәдрәсәнең рухи якны кайгыртуын, ислам кыйммәтләрен халкыбызга җиткерүен  ассызыкладылар. 

 Балтач җәмигъ мәчете 1994 елның 12 нче гыйнварында рәҗәп аеның Мигъраҗ кичәсендә ачылган иде. Шуңа күрә дә башта “Мигъраҗ мәчете” дип йөртелде. Балтачта 2007 елда икенче мәчет ачылгач, аның исеме Үзәк мәчет дип үзгәртелде. Беренче имамы итеп Шәрифҗан хәзрәт (хәзер вафат), мөтәвәллият рәисе итеп Бикбаев Басыйр хәзрәт сайлана. 2007 елдан имам вазыйфасын Рамил хәзрәт Бикбаев башкара.

Мәчет Балтач мөхтәсибәтенең үзәге булып тора, биредә вәгазь кичәләре, районкүләм Коръән уку бәйгеләре, җәйге ял һәм бәйрәм чаралары үткәрелә. Мәчеттә сөйләшә башлаган балалардан алып, картларга кадәр белем бирү мөмкинлеге тудырылган. “Әссәлам” тәрбия үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге 40 лап бала шөгыльләнә. Биредә ай саен яшь ханымнар вә туташлар җыены, имамнар җыелышы үткәрелә. 

http://dumrt.ru/tt/node/11031 - фоторепортаж.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана