Чистайда дин әһелләре яшьләр белән очрашты

05 декабрь 2013 ел 12:29

4 декабрьдә Чистай шәһәрендә төрле дин әһелләре иҗтимагый оешма вәкилләре, яшьләр белән очраштылар. Чарада мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин, Чистай хакимияте, епархиясе вәкилләре, православ чиркәү руханилары, төрле вуз студентлары һәм башкалар катнашты.

Чараны Чистай районы башкарма комитетының яшьләр бүлеге оештырды.

Мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов катнашучыларга мөфти Камил хәзрәтнең сәламләрен җиткерде, аннары яшьләргә традицион ислам кыйммәтләрен  аңлатты, дәгъват һәм иҗтимагый эшләр ярдәмендә радикал төркемнәрдән качу мөһимлеге турында сөйләде.

Алмаз хәзрәт үз чиратында яшьләрне секталар һәм төрле радикал агымнарның эшчәнлеге белән якынрак таныштырды. 

Чарада яшьләр үзләре дә сөйләшүдә актив катнаштылар. Бикгрәк тә аларны Татарстандагы соңгы вакыйгалар кызыксындырды. Мөфти урынбасары бу хактагы сорауларга җавап биреп, кемнәрнеңдер республикадагы тотрыклылыкны, гасырлар дәвамында җайга салынган динара дуслыкны какшатырга теләве хакында әйтте. Шулай ук мөселмандин әһелләре аңлашылмаучанлыклар килеп тумасын өчен бөтен көчен куячагын белдерде. 

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/11016

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана