"Апанай" мәчетендә Коръән укырга өйрәтәләр

03 декабрь 2013 ел 11:41

"Апанай" мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен Коръәнне дөрес уку һәм ятлау дәресләре башлана. Дәресне ТР МДНнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин алып барачак. Илнур хәзрәтнең  Пәйгамбәребездән (сгв) башланган, Россиядә традицион саналган Коръән уку буенча билгеле бер чылбыр - “Хәфс ган Гасыйм”га иҗазәте (рөхсәте) бар.

Дәресләр 5 декабрьдә сәгать 17.00дә башлана. Укучыларның Коръәнне укуы башлангыч дәрәҗәдә булырга тиеш. 

Шулай ук, бу атнадан башлап, һәр чәршәмбе көнне, сәгать 18.00дә исламга кагылышлы лекцияләр укылачак. Теләгән һәркем аларны тыңларга килә ала. Вәгазьләрне танылган имамнар һәм мәдрәсә мөгаллимнәре сөйләячәк. Беренче вәгазь темасы: "Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне дөрес файдалану". 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана