"Яңа Тура"да мәчет төзү ниятләнелә

03 декабрь 2013 ел 11:22

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә "Яңа Тура" технополисының административ һәм хокук мәсьәләләре буенча директоры Зыяфат Гасыймов белән очрашты. "Яңа Тура" оешмасы вәкиле Камил хәзрәтне технополис эшчәнлеге, анда эшләүче бизнесменнар, сәүдәгәрләр белән кыскача таныштырды. Казаннан ерак түгел  – Яшел Үзән муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан сәүдә комплексы 200 гектардан артык мәйданны били. 

Очрашуда сүз менә шушы күп сандагы сәүдә эше белән бәйле кешеләрне, шулай ук сатып алучыларны җәлеп иткән технополиста мәчет төзү хакында барды. Зур сәүдә комплексында эшләүче һәм бирегә сатып алырга килгән мөселманнарга мөмкинлекләр тудыру максатыннан мәчет төзү мөһим гамәл булып тора.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана