Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә "Яңа Тура" технополисының административ һәм хокук мәсьәләләре буенча директоры Зыяфат Гасыймов белән очрашты. "Яңа Тура" оешмасы вәкиле Камил хәзрәтне технополис эшчәнлеге, анда эшләүче бизнесменнар, сәүдәгәрләр белән кыскача таныштырды. Казаннан ерак түгел – Яшел Үзән муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан сәүдә комплексы 200 гектардан артык мәйданны били.
Очрашуда сүз менә шушы күп сандагы сәүдә эше белән бәйле кешеләрне, шулай ук сатып алучыларны җәлеп иткән технополиста мәчет төзү хакында барды. Зур сәүдә комплексында эшләүче һәм бирегә сатып алырга килгән мөселманнарга мөмкинлекләр тудыру максатыннан мәчет төзү мөһим гамәл булып тора.