Балтач җәмигъ мәчете юбилеен каршылый

03 декабрь 2013 ел 10:51

Шушы көннәрдә Балтач җәмигъ мәчете үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул 1994 елның 12 нче гыйнварында рәҗәп аеның Мигъраҗ кичәсендә ачылган иде. Шуңа күрә дә башта “Мигъраҗ мәчете” дип йөртелде. Балтачта 2007 елда икенче мәчет ачылгач, аның исеме Үзәк мәчет дип үзгәртелде. Аның беренче имамы итеп Шәрифҗан хәзрәт (хәзер вафат), мөтәвәллият рәисе итеп Бикбаев Басыйр хәзрәт сайлана. 2007 елдан имам вазыйфасын Рамил хәзрәт Бикбаев башкара.

Үзәк мәчет Балтач мөхтәсибәтенең үзәге булып тора, биредә вәгазь кичәләре, районкүләм Коръән уку бәйгеләре, җәйге ял һәм бәйрәм чаралары үткәрелә. Мәчеттә сөйләшә башлаган балалардан алып, картларга кадәр белем бирү мөмкинлеге тудырылган. “Әссәлам” тәрбия үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге 40 лап бала шөгыльләнә. Биредә ай саен яшь ханымнар вә туташлар җыены, имамнар җыелышы үткәрелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана