Татарстан мөфтие иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнүче оешмалар форумында катнашты

02 декабрь 2013 ел 16:02

Бүген Казанда "Коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларның республика форумы II" узды. Форумның пленар утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Камил хәзрәт социаль юнәлешле оешма җитәкчеләре, вәкилләре белән иҗтимагый эшләр хакында фикерләште. 

Форум кысаларында коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларның хакимият органнары һәм җирле үзидарәләр белән хезмәттәшлеге, районнарның социаль-икътисадый ягын кайгыртулары турында чыгышлар тыңланды. Моннан тыш социаль проектлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана