"Хәләл" комитеты балалар бакчаларына, мәктәпләргә хәләл туклану кертү яклы

02 декабрь 2013 ел 14:15

Бүген "Хәләл" стандартлары комитеты җитәкчесе Марат Низамов Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе урынбасары Илшат Сәлахов белән очрашты.

Әлеге очрашуда сүз башкала мәктәпләрендә, балалар бакчаларында хәләл ашатуны оештыруга кагылышлы мәсьәләләр турында барды. Илшат әфәнде сүзләренә караганда, хәләл ашатуны оештыру өчен иң беренче чиратта мәктәпләрдәге, балалар бакчаларындагы ата-аналар комитетларының турыдан-туры департаментка мөрәҗәгать итүләре мөһим.    

Марат әфәнде Казан шәһәре буйлап җыелган имзалар копиясен тапшырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм урта гомуи белем бирү учрежденияләренә хәләл меню кертүне яклап 23 меңнән артык имза җыелды. 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана