Казанда имамнарның чираттагы курслары башланды

02 декабрь 2013 ел 11:08

Бүген Идел буе федераль төбәге имамнарының дүртенче агымы Казанга гыйлемнәрен ныгытырга җыелды. Дүртенче төркем имамнарның укулары 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы Татарстан, Чувашстан, Саратов һәм Пермь  дин әһелләре белемнәрен күтәрә. 

Укулар башлану уңаеннан үткәрелгән тантанада ТР МДНнең  фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров, федераль инспектор вәкиле һәм башкалар катнашты. 

Ун көн дәвамында имамнарга ислам өйрәтүләре, хокуклары, Исламда дини агымнар, татар халкы дини-рухи мирасы, диннәргә кагылышлы Россия законнары һәм башка төр дәресләр укытылачак. Дәресләрне Россия ислам институты мөгаллимнәре, дөньяви һәм дини уку йортларының алдынгы дин белгечләре алып бара. Уку вакытында ТР МДН вәкилләре, Казан мәчетләре имамнары белән очрашулар да каралган. 

Белгәнебезчә, 2013 елның 21 октябрендә Казанда Имамнар квалификациясен күтәрү төбәк үзәге эшли башлады. Агымдагы елда  үзәк оештырган курслар 21 октябрьдән башлап 26 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә 5 төркем имамнар, барысы 125 кеше үзәктә белемнәрен ныгытыр дип көтелә. Россия ислам институты тарафыннан Идел буе төбәкләре имамнары өчен 3 төрле уку-укыту программасы әзерләнде. Программалар имамнарның әзерлеген исәпкә алып төзелгән. 72 академик сәгатькә исәпләнгән.  

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана