Быел Чирмешәннән хаҗ сәфәрен 13 кеше кылды. Һәр елдагыча быел да хаҗилар кайткач районның үзәк мәчетендә Корбан ашы үткәрелде. Быел әлеге мәҗлес 29 ноябрьдә уздырылды, дип хәбәр итәләр Чирмешән мөхтәсибәтеннән. Мәҗлестә узган елларда хаҗга баручылар да катнашты. Күркәм очрашуда хаҗилар Хаҗ кылу өстенлекләре, үзенчәлекләре турында сөйләделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Чара тәмамланганда алар Аллаһы Тәгалә башкаларга да бу изге сәфәрне кылырга насыйп итсен, дип дога кылдылар.