Чаллының "ГЭС" мәхәлләсендә яңа мәчет ачылды. Яңа мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәт Латыйпов, мәхәллә халкы катнашты.
Камил хәзрәт мәхәллә халкын мәчет ачылу белән котлады. Мөфти үзенең чыгышында 20 ел элек республикада 24 мәчет эшләвен, хәзерге көндә аларның саны 1523кә җитүен билгеләп узды.
"Без яңа мәчетләр ачылуга шатланабыз. Ләкин, кызганыч, бүген 150 мәчеткә имам юк, алар ябык тора. Бу проблема безнең барыбызны да борчый һәм мәчетләрнең киләчәге бездән тора. Бүген ачыла торган яңа мәчет беркайчан да ябылмас һәм бирегә мәхәллә халкы һәрвакыт йөрер, иншАллаһ", - диде ул. Камил хәзрәт мәчетне төзүне башлап йөргән һәм зур ярдәм күрсәткәннәргә нәзарәтнең "Рәхмәт хаты"н тапшырды.
Фәрхәт Латыйпов яңа иман йортының Чаллыда 13 нче мәчет булуы хакында әйтте. Ачу тантанасыннан соң мәчеттә өйлә намазы укылды, республикабызга, халкыбызга Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды.
"ГЭС" мәхәлләсе мәчете имам-хатыйбы Фоат хәзрәт Мөхәмәтов яңа иман йортын төзүне 2009 елда башлап җибәрә һәм төзелеш белән ахырга кадәр җитәкчелек итә. Агач мәчетнең гомуми мәйданы 300 кв.м, биредә 200гә якын кеше берьюлы намаз укый ала. Мәчет иганәчеләрнең хәер акчаларына төзелде.
Фоторепортаж : http://dumrt.ru/node/10913