ТР МДН Чаллыда күчмә пленум утырышы уздырды

28 ноябрь 2013 ел 14:29

Бүген Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы үткәрелде. Әлеге чарада район мөхтәсибләре Казыйлар, голәмәләр шуралары әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Пленум башланганчы Татарстан мөфтие шәһәр мэры Васыйл Шәйхразиев белән очрашты һәм шәһәрдәге мөселманнар, дини вәзгыять хакында сөйләште. Шулай ук бүген дин әһелләре Чаллыда яңа мәчет ачылышында катнашалар.

Утырышта нәзарәтнең үткән айлардагы эшчәнлеге тикшерелде һәм алдагы айларга ниятләр барланды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт имамнарга дини эшчәнлекне бергәләп, үзара килешеп-фикерләшеп алып барганга рәхмәтен белдерде. "Корылтайдан соң җиде ай вакыт узды. Җиде айда, әлбәттә, бөтен эшләрне эшләп бетереп булмый. Шулай да, Аллага шөкер, сезнең - имамнарның ярдәме белән шактый ниятләрне тормышка ашыра башладык" , - диде ул. Аннары ул соңгы айларда дәгъватны көчәйтү максатыннан ике яңа бүлек - дәгъват һәм Коръәнне өйрәнү бүлеге оештырылуы хакында әйтте. Татар имамнары китапларын электрон вариантта сайтларга урнаштырырга һәм кабат нәшер итәргә кирәклегенә басым ясады.   "Яңа оешкан “Хузур”  биш ай эчендә 12 китап әзерләп чыгарды. Татар, рус, гарәп телләрендә танылган татар дин әһелләре китапларын бастыра, үзенең интернетларына урнаштыра. Ни өчен шулай китапларны берничә телдә чыгарырга тырышабыз соң? Татар халкын дин саклаган. Бүген без дини татарча китаплар белән халкыбызның телен сакларга тиеш. Ә нигә гарәпчә дә кирәк? Гарәпләр, үзләре килсеннәр безгә һәм татар дин белгечләренең китапларын гарәп телендә күрсеннәр, өйрәнсеннәр. Безнең аларга тәкъдим итәрлек мирасыбыз бар, Аллага шөкер. Шушында утырган имамнар, сез дә нәшрияткә вәгазьләрегезне, дини китапларыгызны бастырырга алып килә аласыз. Бергәләп чыгарыйк китапларны. Менә Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен бастырдык бит, халык бик яратып укый аларны. Кабатлап әйтәм, татарча дини китаплар чыгарып, халкыбызга вәгазьләрне татарча сөйләп, без телебезне дә, татар кешесенең иманын да саклыйбыз", диде ул.

Шулай ук мөфти мөхтәсибәтләрдә оештырылган эшләргә тукталды. Республикада беренче тапкыр яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар тапшырыла башлавы хакында әйтте. Бу грантлар авылларга яшьләрне җәлеп итәр өчен бирелә. Бүгенге көндә 100гә якын яшь имамга грант бирү каралды.  

Камил хәзрәт Болгарда мәүлед укытылачагы хакында хәбәр итте. "Барыгызны да шунда чакырам. Бәйрәмгә озак калмады,- диде ул имамнарга. - Мәүлед 12 гыйнварга туры килә. Мөселманнарның шушы күркәм, матур кичәсен һәр районда, Казанда зурлап үткәрергә язсын".

Җыелышта мөфтинең урынбасарлары да чыгыш ясады, "Хузур" нәшрият йорты, "Дум РТ Хадж" һәм тагын берничә бүлек эшләренә хисап тотты.

Фоторепортаж:

http://dumrt.ru/tt/node/10908

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана