Согуд Гарәбстаны хаҗ сәфәренә чикләүләр кертә

27 ноябрь 2013 ел 14:21

"ДУМ РТ Хадж" хәбәр итүенә караганда, хаҗ сәфәрен кылуга кагылышлы яңа тәртипләр буенче хаҗга 5 елга бер генә тапкыр барып булачак. Чит ил паспортында виза бармы -юкмы, мөһим түгел. Чөнки Согуд Гарәбстанында хаҗиларны бармак эзе буенча исәпкә алалар. 

Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы буенча барырга теләүчеләрнең ике төрле исемлеге төзеләчәк. Беренче исемлеккә соңгы биш елда хаҗ кылмаганнар, икенчесенә, киресенчә, барганнар язылачак. Икенче исемлектәгеләрнең визасы биш елда бармаганнарга бирелгәч, Согуд Гарәбстаны илчелеге карарына карап хәл ителәчәк.  

Бу изге сәфәрне кылмаганнарга мөмкинлекләр бирү максатыннан эшләнә. Барлык хаҗилардан чикләүләргә сабыр карауларын үтенәбез. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана