Мөфтияткә Таҗикстан делегациясе килде

27 ноябрь 2013 ел 12:54

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Таҗикстанның Ислам үсеше партиясе рәисе Мөхетдин Кәбир җитәкчелегендәге Таҗикстан Республикасы делегациясен кабул итте. Очрашу барышында мөфти кунакларга Татарстандагы дини үсеш, нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук сүз Татарстанда яшәүче таҗиклар һәм аларның дини проблемалары турында барды. Мөфти Казан иң беренче чиратта мөселман инфрастуктурасы үсеше белән күпләрдә кызыксыну уятуы, шул ук вакытта Таҗикстаннан килүче мөселманнар җирлектәге дини традицияләрне исәпкә алырга тиешлекләре хакында әйтте. "Мөселманнар бер-берсенә кардәшләр, шуңа күрә, мөмкинлекләреннән чыгып бер-берсенә ярдәм итәргә тиешләр. Авыр хәлгә тарыган Таҗикстан гражданнарына да булышлык күрсәтергә тырышабыз", - диде Камил хәзрәт.

Очрашу 28-29 ноябрьдә узачак ''Евразия икьтисадый интеграциясе: яуланган урләр hәм проблемалар'' дигән ижтимагый форум кысаларында уздырылды. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана