"Ярдәм" мәчетендә һәм сукырлар өчен тернәкләндерү үзәгендә танылган шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты, "Казан утлары" журналы редакторы Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган үзенчәлекле кичә үткәрелде. Юбилярны үзәкнең күзләре начар күрүче шәкертләре, мәхәллә халкы котлады.
Танылган шагыйрьне мөфтинең урныбасары Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм иң беренче чиратта үзәк белән таныштырды. Мәчетне карагач, Равил әфәнде башкалабызда мондый мәчет төзүләренә горурлануы хакында әйтте. "Мәчеттә бу дәрәҗәдә иҗтимагый һәм хәйрия эше алып барылуга гаҗәпкә калдым. Россиядә башка мондый мәчет булуы хакында ишеткәнем юк. Биредә олы йөрәкле кешеләр эшли, алар тормыш мәгънәсен башкача аңларга этәрәләр", - диде. Ә күзләре начар күрүче шәкертләр шигырьләр сөйләгәч ул: "Юбилей кичәләре күп булды, ә монысы иң үзенчәлеклесе. Мин "Ярдәм" мәчетеннән яңа кеше булып китәм", - диде.
Кичә барышында Равил әфәнде үзенең иҗаты, тормышы, дин турында сөйләде. Шәкертләр аңар кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үз куллары белән ясаган бүләкне тапшырдылар.