26 ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсендә булды. Мәдрәсә директоры Илъяс хәзрәт Җиһаншин мөфтигә классларны, китапханәне, тулай торакны һәм ашханәне күрсәтте. Мөфти мәдрәсә торышын карагач шәкертләр белән очрашты. Камил хәзрәт аларга Исламда гыйлем туплауның һәм мөгаллимнәрне хөрмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләп үгет-нәсихәтләрен бирде. Шәкертләр белән сөйләшкәч мөгаллимнәр белән очрашты.
“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе шуның белән аерылып тора, ул дин әһелләрен авыллар өчен әзерли. Шунысы да куандыра, Россиянең төрле төбәкләрендә эшләүче хәзрәтләрдә нәкъ менә шушы уку йортының дипломы. Мөгаллимнәр белән очрашу вакытында Камил хәзрәт алга таба да мәдрәсә шушы үзенчәлекләрен югалтмас һәм татар халкының дини-рухи традицияләрен саклар, дигән өмет белдерде.
Бүгенге көндә мәдрәсәдә укуларны көндез, кич һәм читтән торып алып бару оештырылган. Көндезге бүлектә 24 шәкерт белем ала. Читтән торып укучылар саны -55, кичке бүлектә - 154 шәкерт гыйлем туплый. Мәдрәсәдә көндезге бүлектә уку вакыты биш ел, ә кичке бүлектә һәм читтән торып уку вакыты 3 ел. Уку йортын тәмамлаучыларга урта дини белем алу турындагы диплом тапшырыла.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/10872