Шәкертләр дини эшчәнлеккә бәйле эш урыннары базасы булуын телиләр

26 ноябрь 2013 ел 13:19

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров Россия ислам университетында ислам фәннәре һәм теология факультетларының чыгарылыш курс шәертләре белән очраштылар. 

Хәзрәт белән студентлар үзара танышкач, алга таба сүз шәкертләрнең укуны тәмамлагач ничек итеп эшкә урнашулары хакында барды. Шуны әйтергә кирәк, чыгарылыш курс студентларының күбесе инде мәчетләрдә дини эшчәнлек алып бара яки мәчет каршындагы курсларда сабаклар бирәләр. Шулай ук студентларның бер өлеше укуларын тәмамлагач Россия ислам институты магистратурасында белем алуларын дәвам итәргә телиләр.

Очрашуда студентлар һәм мөгаллимнәр дини уку йортларында белем алучыларга дини эшчәнлеккә бәйле эш урыннары базасын булдыру кирәклеге хакында әйттеләр. Алар алдан ук эш урыннары белән таныша, үзләренә туры килгәнне сайлый торырлар иде. 

Мондый очрашулар республиканың барлык мөселман уку йортларында үткәреләчәк.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана