"Тынычлык" мәчетендә "Мохтәсар әл Кудури" китабы буенча дәресләр башлана

25 ноябрь 2013 ел 10:58

Казанның  "Тынычлык" мәчетендә һәр шимбәдә танылган хәнәфи мәзһәбе галиме  Әхмәд ибн Мөхәммәд Әбелхөсәен әл Кудури (428/1037) “Мохтәсар әл Кудури”  китабы буенча фикъһе - мөселман хокуклары дәресләре укытыла башлый. Дәресләре ахшам намазыннан соң башлана һәм ястүгә кадәр дәвам итә. Дәресләргә теләгән һәркем килә ала. 

“Мохтәсар әл Кудури” китабы 12 мең сорау-теманы үз эченә ала. Башка классик хезмәтләр кебек үк, ул да темаларга (мәсәлән, намаз турында, ураза турында һ. б.) һәм бүлекләргә бүленгән. Әлеге китап чистарыну (тәһарәт) бүлегеннән башлана һәм мираска хокук (фәраиз) бүлеге белән тәмамлана.

Бу хезмәт нинди дә булса мәсьәлә буенча дәлилләр эзләүгә йөз тотмый һәм анда башка мәзһәб фикерләре дә китерелми, үзәк урында Әбу Хәнифә карашлары тора, аннан соң имам Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбәни (Әбу Хәнифәнең ике укучысы) фикерләре бирелә.

( Китап турында - http://dumrt.ru/tt/node/8045)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана