Чирмешәндә имамнарның айлык җыелышы үтте

25 ноябрь 2013 ел 10:36

21 ноябрьдә Чирмешән районы үзәк мәчетендә имамнар, мөәзиннәр һәм мөгаллимнәрнең айлык җыелышы уздырылды. Җыелышны район имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин үткәрде. Бүгенге көндә Чирмешән районында барлыгы 20 мәчет эшләп килә. 

Район дин әһелләре иҗтимагый тормыштагы хәлләр турында киңәшләштеләр, Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган чараларга нәтиҗәләр ясадылар һәм киләсе елга ниятләрен барладылар. Шулай ук гыйнвар аенда Мәүлид бәйрәмен үткәрү турында сөйләштеләр. 

Чарада район хакимияте вәкилләре дә катнашты һәм алар имамнарны төрле агымнарга һәм секталарга каршы торырга чакырдылар. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана