"Бәхетле" кибете директоры Мөслимә ханым мөфти белән хәләл супермаркет хакында киңәшләште

22 ноябрь 2013 ел 15:26

Буген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ''Бэхетле'' җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Мөслимә ханым Латыйпова белән очрашты. Очрашуда ТР МДНнең "Хәләл" стандартлары комитеты директоры Марат Низамов, аның урынбасары Ирек Җиһаншин катнашты.

 

Мөслимә ханым Латыйпова  нәзарәт вәкилләре белән Казан шәһәренең Иске татар бистәсендә  беренче ''Хәләл'' супермаркетын ачуга бәйле ниятләре-планнары белән уртаклашты. Очрашуда әлеге хәләл кибетне булдыруга, хәләл ризыкларга бәйле сораулар каралды.

Камил хәзрәт сөйләшү барышында  Мөслимә ханымга хәләл индустриягә зур игътибар күрсәтүе өчен рәхмәтен белдерде һәм ул җитәкләгән оешманың халыкка хәләл ризыклар, татар халык ашлары тәкъдим итүе күркәм бер гамәл булуы хакында әйтте.    Үз чиратында, Мөслимә ханым да мөфтигә эшлекле очрашу өчен рәхмәтен белдерде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана