Нәзарәт вәкилләре Мәскәүдә уздырылган конференциядә катнашты

22 ноябрь 2013 ел 15:14

21 ноябрьдә Мәскәүдә "Төзәтү учрежденияләрендә радикализм, дини экстремизмны таратуга каршы чаралар турында" дип аталган Россиякүләм конференция уздырылды. Әлеге рәсми чарада мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, РИУ мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты. Нияз хәзрәт чарада катнашучыларга ТР МДН дәгъват бүлегенең Татарстандагы төзәтү колонияләрендәге эшчәнлеге хакында сөйләде (чыгыш белән биредә танышырга мөмкин «Опыт работы отдела пропаганды ДУМ РТ с учреждениями УФСИН России по РТ»). Рөстәм Нургалиев колонияләрдәге мөселманнарның дини һәм дөньяви карашларына бәйле проблемалар турында чыгыш ясады.  

Шуны билгеләп үтү урынлы булыр, ТР МДН төзәтү учрежденияләре белән даими хезмәттәшлек итә. Әлеге оешмаларның күбесендә намаз уку бүлмәләре, кайберләрендә хәтта мәчетләр эшләп килә. Нәзарәт тарафыннан төрмәләрдә дини бәйрәмнәр оештырыла, андагы мөселманнар дини китаплар белән тәэмин ителә. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана