Мәхмәт Гөрмез кайгы уртаклаша

22 ноябрь 2013 ел 10:10

Авиаһәлакәт уңаеннан Татарстан мөфтиенә кайгынәмәләр килүен дәвам итә. Төркия Республикасының дин эшләре белән идарәсе, профессор, доктор Мәхмәт Гөрмез кайгынәмәсендә түбәндәгеләр язылган: "Төркия халкы бөтен йөрәктән безгә кардәш, дус һәм якын булган татар халкының кайгысын уртаклаша. Мин Аллаһтан илләрне, милләтләрне мондый кайгы алып килүче фаҗигале хәлләрдән саклауны сорыйм. Төркия халкы һәм шәхсән үз исемемнән кайгы уртаклашам; Аллаһы Тәгаләнең фаҗигале казада мәрхүмнәргә рәхиме язсын; мәрхүмнәрнең гаиләләренә, якыннарына сабырлык, түземлек телим".  

Шулай ук Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазадә, Дагыстанның вөҗдан иреге һәм дини оешмалар белән эшләү комитеты рәисе Сөләйман Мөхәмәттән кайгынәмәләр килде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана