Хаҗилар быелгы хаҗны оештыручыларга рәхмәтле

21 ноябрь 2013 ел 11:03

20 ноябрьдә “ДУМ РТ ХАДЖ» программасы  хаҗ сәфәрен оештыруга  булышлык күрсәткән ведомство вәкилләрен, төркемнәрне җитәкләгән имамнарны җыеп 2013 елга йомгак ясады. Нәтиҗә ясау уңаеннан уздырылган чарада Татарстан мөфтие Камил  хәзрәт Сәмигуллин катнашты.  “Пәйгамбәребезнең беренче хәдисләрендә үк Исламның биш баганага таянуы хакында әйтелә. Аларның берсе Мәккәгә хаҗ кылу. Шушы гыйбадәтне үтәргә булышкан һәркемгә Аллаһа Тәгалә үзенең рәхмәтләрен бирсен”, - диде хәзрәт һәм күркәм ниятләрдә берләшергә чакырды. “Хәтта без нидер үзгәртә алмасак та ниятләребез яхшы булсын. Әгәр без берләшергә, бер-беребезгә ярдәм итәргә ниятлибез икән, Аллаһы Тәгалә үзенең рәхим-шәфкатьләрен бирер, чөнки барысы да нияткә карап бәяләнә. Алга таба да  яхшы ниятләр белән берләшергә язсын. Нәзарәткә быел хаҗ кылганнардан хатлар килә. Әле берничә көн элек кенә бер ападан килгән хатны укыгач күзгә яшьләр килде, ул ихластан хаҗ кыла алуына шатлыгын язган.  Хәтта быелгы хаҗ кылучыларга кызыгып та куйдым. Без киләсе елларда да тәҗрибә тупларга, хаҗ сәфәрләрен оештырырга өметләнәбез”, - диде мөфти.

“ДУМ РТ ХАДЖ» программасы  җитәкчесе Руслан Нәфисуллин: “Ведомстволар ярдәмендә, кардәшләребезнең догалары белән икенче ел хаҗ сәфәрен уңышлы уздырырга насыйп булды. Президентыбыз Рөстәм Нургали улына, мөфтиебезгә, Сәламәтлек саклау министрлыгына, таможня, аэропорт хезмәткәрләренә һәм башка безгә булышлык күрсәткән бик күпләргә рәхмәт әйтәсе килә”, - диде. Аннары быелгы хаҗ программасында каралган, ниятләнелгән эшләрнең тормышка ашырылуы хакында сөйләде. “Казаннан хаҗ кылу урынына самолетлар туры очты. Бу өлкән яшьтәгеләр өчен бигрәк тә мөһим.  Хаҗиларга 220 кеше сыйдырышлы яңа Боинг 747 самолетларында очу мөмкинлеген тудыра алдык. Моннан тыш һәр хаҗига намазлык, китаплар һәм башка кирәк әйберләрдән торган  “хаҗи комплекты” әзерләнде. Казаннан башлап аларны безнең имамнарыбыз озата йөрде. Имамнарыбыз диниме, көнкүрешкә кагылышлымы, һәр сорауга җавап бирергә әзерләр иде. Алар хаҗны дөрес һәм имин кылырга ярдәм иттеләр. Гарәбстанга килгәч һәр хаҗига сим-карталар өләшендә, ашаулар оештырылды. Табибларыбыз да хаҗиларга зур ярдәм күрсәттеләр. Хаҗ сәфәрен сүзләр белән генә сөйләп-аңлатып бетереп булмый, хаҗ гыйбадәтләрен кылганда күңелләребез тулды, догаларыбыз белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иттек. Әлбәттә, бу олы сәфәрне кылганда, оештырганда кайбер кимчелекләр дә булгандыр. Ихластан алар өчен гафу үтенәсе килә, алга таба да бергәләп эшләргә язсын. Аллаһы Тәгалә барыбызның да хаҗларын кабулларадан кылса иде”, - диде.    

Чарага төрле районнардан хаҗ сәфәрен кылучылар да килгән иде. Алар  “ДУМ РТ ХАДЖ»га  рәхмәтләрен әйтеп, теләк-фикерләрен дә җиткерделәр. Шуны да әйтеп әйтеп үтү урынлы булыр хаҗилардан нәзарәткә хатлар да килә. Шуларның берсе белән биредә танышырга мөмкин:  http://dumrt.ru/tt/node/10797

“ДУМ РТ ХАДЖ” чарада үзенең партнерларына, төркемнәрне җитәкләгән имамнарга бүләкләр тапшырды. 

Чарадан фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/10783

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана