ТР МДН һәм РМ ҮДН арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

20 ноябрь 2013 ел 10:55

19 ноябрьдә Болгарда Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенә 225 ел тулу һәм Хиҗри ел исәбе буенча бабаларыбызның Исламны рәсми кабул итүенә багышланган дини чара узды. Чараны Үзәк диния нәзарәте оештырды. Әлеге күркәм җыенда Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Ул чарага килгән барлык дин әһелләрен -  Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны, Россиянең төрле төбәк мөфтиләрен әлеге күркәм даталар уңаеннан  тәбрикләде һәм тарихи җиребез Болгарда мондый матур чаралар уздыру мөһимлеге хакында әйтте. 

Тантаналы бәйрәм чарасы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте арасында хәләл өлкәсен үстерү, хаҗны оештыру һәм илдә традицион исламны ныгыту максатыннан уртак программаларны тормышка ашыруга кагылышлы килешүгә кул куелды. Шулай ук 2014 елда уздырылачак уртак чаралар барланды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана