Бүген Сәетҗәлил хәзрәт белән хушлаштылар

19 ноябрь 2013 ел 15:38

Бүген озак авырудан соң Сәетҗәлил хәзрәт Ибраһимов мәрхүм булды. Сәетҗәлил хәзрәт Крым мөфтие булган, аннары Казанга күчеп килгәч озак еллар Россия ислам университетында укыткан дин әһеле. Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие исеменнән мәрхүмнең туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Мәрхүм Сәетҗәлил хәзрәткә җеназа намазы Казанның Кояшлы бистәсе мәчетендә укылды. Хәзрәтне соңгы юлга озатырга  туганнары, дин әһелләре, танышлары, шәкертләре җыеган иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә хөрмәтле хәзрәтнең  урынын оҗмаһта итсә иде!

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана