Баш казый җеназа намазын укыды

19 ноябрь 2013 ел 13:51

Бүген өйлә намазыннан соң Казанның “Мәрҗани” мәчетендә авиһәлакәттә мәрхүм булганнарга җеназа намазы укылды.  Җеназа намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үткәрде. Ул җеназа намазына җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп болай диде: “Аллаһы Тәгалә Изге Коръән китапларында әйтә: “Бәндәмне миңа якынрак булган саен ныграк сынармын. Минем сынавымны үткән саен ул миңа якынрак булыр”, ди. Шөкер итү ризыгыбызны арттырта, сабыр итү Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Сынаулар килеп тора. Бу фаҗига бик зур, әлбәттә. Шушы фаҗигада мәрхүм булганнарның туганнарына, әти-әниләренә, якыннарына сабырлык, сәламәтлек бирсен. Исән кеше яшәргә тиеш һәм без инде үзебезнең арадан үткәннәргә  дога кылырга тиеш. Аларның рухларына бүген фәкать дога гына кирәк. Әти-әниләренә, туганнарына сабырлык бирсен дип, алар өчен дә дога кылыйк.  Шушындый фаҗигада, янып һәлак булган кешеләр, алар инде шәһит хөкемендә була. Инде алар оҗмахтадыр дип ышанып калыйк, иншАллаһ. Һәм шушындый фаҗигалар азрак булсын иде дип телик”.

Җеназа намазында катнашкан Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин: “Аллаһы Тәгалә безне афәтләрдән, бәла-казалардан, фаҗигалардан сакласын дип, дога кылабыз. Шушы җеназа намазына килгәнегез өчен рәхмәт”, - дип, мөселманнарны җеназа намазын укырга әзерләде.  

Әлеге сүзләр әйтелгәч баш казый Җәлил хәзрәт җеназа намазын уздырды. 

 

Фото: http://dumrt.ru/tt/node/10741

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана