Мөфти исеменә кайгынамәләр килә

19 ноябрь 2013 ел 11:15

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Казан аэропортындагы фаҗига уңаеннан кайгынамәләр килүен дәвам итә. Әлеге кайгынамәләрдә татар халкына, һәлак булучыларның гаиләләренә ихластан кайгы уртаклашу белдерелгән.

Чувашстан һәм Мәскәү, Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир Крганов, Чечня Республикасы мөфтие Солтан хаҗи Мирзаев, Кабардин Балкария Республикасы мөфтие Дзесежев Хазреталий Олиевич һәм башка дин әһелләре кайгы уртаклаша.

"Без барыбыз да бу фаҗигане ишетеп тетрәндек, туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның авыр кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйбыз", - диелә кайгынамәләрдә. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана