Мөселман дин әһелләре мәрхүмнәргә багышлап дога кыла

18 ноябрь 2013 ел 10:53

ТР МДН вәкилләре 17 ноябрь төнендә һәм бүген Казан аэропортында авиаһәлакәттә мәрхүмнәрнең якыннарына рухи-психологик ярдәм күрсәттеләр.  Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров мәрхүмнәрнең якыннары белән аралаштылар, аларга үзләренең юату сүзләрен әйттеләр, шулай ук моргларга озата бардылар. 

Бүген сәгать 10.00дә "Мәрҗани" мәчетендә Казандагы фаҗигале хәлгә бәйле Коръән-хәтем кылу оештырылды. Имамнар мәрхүмнәр рухына багышлап, Изге китапны тулысынча укып чыгалар. Өйлә намазыннан соң сәгать 13. 20 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчеттә авиаһәлакәттә гомерләре өзелгәннәр рухына багышлап дога кылачак.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана