Мөселманнар авиаһәлакәттә мәрхүм булганнарның якыннарының кайгысын уртаклаша

18 ноябрь 2013 ел 00:06

17 ноябрьдә 19.26 сәгатьтә Казанда авиаһәлакәттә барлыгы 50 кеше: 44 пассажир һәм экипаждан 6 кешенең гомере өзелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхүмнәрнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык мөселманнар һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашуын белдерде: "Әлеге фаҗига килеп чыгуга Татарстан мөселманнары күңеле сыкрана, йөрәкләре әрни. Без мәрхүмнәрнең  рухларына багышлап догалар кылабыз. Раббыбыздан һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына якыннарын югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык сорыйбыз. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтләрен күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз".

18 ноябрьдә Татарстан Республикасында матәм көне игълан ителде.  Бу хакта журналистларга Указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды, дип хәбәр итте вице-премьеы Юрий Камалтынов.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана