Татарстан мөфтие күзләре күрмәүче шәкертләргә вәгазь укыды

15 ноябрь 2013 ел 09:54

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 14 ноябрьдә “Ярдәм” мәчетендәге күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә килгән шәкертләр белән очрашты. Очрашу вакытында үзәккә килгәннәрнең һәркайсы үзе хакында сөйләде һәм мөфтигә күз буенча инвалидларга биредә зур  мөмкинлекләр тудырылганы өчен чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр. Камил хәзрәт Коръән аятьләрен аңлатып кызыклы  вәгазь сөйләде, үзенең ихлас теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Шулай ук ул мәчеттәге күзләре күрмәүчеләр өчен булдырылган китапханәнең һәм аудиториянең әзерлеген карады.

 

Күзләре күрмәүчеләр Россиядә бердән-бер  мөселман тернәкләндерү үзәге булдырганнары өчен Татарстан, Казан җитәкчелегенә һәм нәзарәткә бик рәхмәтле.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана