«Чаллы-Бройлер» хәләл ризыклар җитештерүдә лидер

15 ноябрь 2013 ел 11:11

12 ноябрьдә “Чаллы-Бройлер” оешмасында хәләл ризык җитештерүчеләрнең чираттагы җыелышы үткәрелде. Әлеге чара Чаллы районы мөхтәсибәте теләге белән дүртенче мәртәбә оештырылды. Җыелышта ТР МДНнең “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов, Чаллы районы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, комитет эксперты Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, оешма җитәкчелеге катнашты. Җыелыш үткән елга нәтиҗәләр ясау, алдагы эшләрне барлау максатыннан үткәрелде.

Бүгенге көндә “Чаллы-Бройлер” 50дән артык төрдәге  “Хәләл” маркалы товар җитештерә. Җыелышта предприятиенең башкаручы директоры  Җәлил Хәсәнов биредә әзерләнә торган хәләл ризыкларның көндәшлеккә сәләтле булуын билгеләп үтте. “Чаллы-Бройлер” кош итләре җитештерү өлкәсендә лидер булып тора.  Шуны да әйтергә кирәк, алга таба фабрикада ризыкларны яхшы саклансын өчен ике кат төрергә һәм капларына ризык составын гына түгел, ә Пәйгамбәребез (сгв)нең мәрхәмәтлелек турындагы хәдисләреннән өзекләр дә язарга телиләр.

Чарада Әлфис хәзрәт хәләл ризык җитештерүчеләргә эшләрендә уңышлар теләп, һәркайсына республика мөселманнары нәзарәте исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.

Фотогалерея: http://dumrt.ru/node/10682

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана