12 ноябрьдә “Чаллы-Бройлер” оешмасында хәләл ризык җитештерүчеләрнең чираттагы җыелышы үткәрелде. Әлеге чара Чаллы районы мөхтәсибәте теләге белән дүртенче мәртәбә оештырылды. Җыелышта ТР МДНнең “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов, Чаллы районы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, комитет эксперты Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, оешма җитәкчелеге катнашты. Җыелыш үткән елга нәтиҗәләр ясау, алдагы эшләрне барлау максатыннан үткәрелде.
Бүгенге көндә “Чаллы-Бройлер” 50дән артык төрдәге “Хәләл” маркалы товар җитештерә. Җыелышта предприятиенең башкаручы директоры Җәлил Хәсәнов биредә әзерләнә торган хәләл ризыкларның көндәшлеккә сәләтле булуын билгеләп үтте. “Чаллы-Бройлер” кош итләре җитештерү өлкәсендә лидер булып тора. Шуны да әйтергә кирәк, алга таба фабрикада ризыкларны яхшы саклансын өчен ике кат төрергә һәм капларына ризык составын гына түгел, ә Пәйгамбәребез (сгв)нең мәрхәмәтлелек турындагы хәдисләреннән өзекләр дә язарга телиләр.
Чарада Әлфис хәзрәт хәләл ризык җитештерүчеләргә эшләрендә уңышлар теләп, һәркайсына республика мөселманнары нәзарәте исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.
Фотогалерея: http://dumrt.ru/node/10682