13 ноябрьдә КФУда студентларның “Үсешләрендә тайпылыш булган балаларны комплекслы карауның яңа төрләре һәм технологияләре” дип аталган Россия күләмендә фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Әлеге чарада ТР МДН исеменнән мөфти урынбасары, нәзарәтнең иҗтимагый проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов катнашты. Ул фәнни чарада катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм нәзарәт алып барган социаль эшләр, “Ярдәм” мәчете каршындагы күзләре күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге хакында сөйләде.
Конференцияне Педагогика һәм психология институты оештырды. Нәзарәт тарафыннан алып барылган социаль эшләр һәм “Ярдәм” мәчете тәҗрибәсе институтның махсус психология һәм коррекцион педагогика кафедрасы хезмәткәрләре һәм студентларында зур кызыксыну уятты.