Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында (Лобачевский урамы, д. 6/27) мөселман товарлары кибете эшли башлады. “Хузур” нәшрият йорты бастырган китаплар иң беренче чиратта биредә сатыла.
Шулай ук “Мөселман кибете”ндә башка нәшриятләр чыгарган дини китаплар, мөселманнар өчен кирәк-яраклар, бүләкләр күпләп сату бәясеннән тәкъдим ителә.
Кибетнең эш вакыты – сәгать 9.00 дән 18.00 гә кадәр.