“Ислам мультимәдәният дөньясында" форумы Казанга динне өйрәнүче галимнәрне җыя

13 ноябрь 2013 ел 16:16

13-17 ноябрь көннәрендә Казанда өченче мәртәбә "Ислам мультимәдәният дөньясында" дип аталган халыкара фәнни форум уздырыла. Әлеге Россия, Америка, Англия, Нидерландия, Украина һәм башка илләрдән танылган дин белгечләрен, фән эшлеклеләрен җыйган фәнни чара КФУда (Кремль урамы, 35 нче йорт) үткәрелә. 14 ноябрьдә форумның пленар утырышы сәгать 10.00дә башлана.

Форум кысаларында төрле секцияләрдә исламны өйрәнүгә, тикшерүгә һәм мөселманнар дөньясында күзәтелгән вәзгыятькә фәнни күзлектән бәяләр бирүгә багышланган чыгышларны тыңлау, фикер алышу каралган. Пленар утырыштан соң “Үзгәртеп кору елларында заманча ислам агымнары һәм төркемнәре” (“СОВРЕМЕННЫЕ ИСЛАМСКИЕ ТЕЧЕНИЯ И ГРУППЫ НА ПОСТСОВЕТСКОМ ПРОСТРАНСТВЕ») секциясе үткәрелә.

15 ноябрьдә - “Бүгенге заманда суфыйчылык”, “Ислам турында сөйләшүдә коммуникатив стратегияләр һәм техникалар” («КОММУНИКАТИВНЫЕ СТРАТЕГИИ И ТЕХНИКИ ФОРМИРОВАНИЯ ИСЛАМСКОГО ДИСКУРСА»);

16 ноябрьдә – “Мөселман хокукы”, “Хакимият һәм дин: өстенлекләр, үзенчәлекләр, юнәлешләр” («ВЛАСТЬ И РЕЛИГИЯ В РОССИИ: ПРИОРИТЕТЫ, ОСОБЕННОСТИ, ТЕНДЕНЦИИ»), “Фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге: үз илебезнең исламны өйрәнү традицияләре” («НАУЧНОЕ И ЭКСПЕРТНОЕ СООБЩЕСТВО:ТРАДИЦИИ ОТЕЧЕСТВЕННОГО ИСЛАМОВЕДЕНИЯ») секцияләре була.

Форумның “Ислам турында сөйләшүдә коммуникатив стратегияләр һәм техникалар” дип аталган өлешендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырның чыгыш ясавы көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана