Мөфти Кол Шәриф мәчетендә бөек княгина белән очрашты

12 ноябрь 2013 ел 16:41

Бүген Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкалабызга килгән кунак, Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна белән очрашты. Татарстан мөфтие княгинага мәчетне күрсәтте, ә аннары чәй өстәле артында Татарстанда ислам үсеше тарихы, халыкның рухый яңарышы хакында сөйләде. Бөек княгина үз чиратында үзенең Татарстанга бик теләп килүе һәм татар халкы тарихы, мәдәнияте белән танышуына шатлануын белдерде. Шулай ук тарихтан кайбер фактларга тукталды. Әйтик, Александр Невскийның Мәскәү Кремлендәге  Дәүләт корал палатасында сакланучы шлемында гарәпчә язулар барлыгын әйтте. Шлемга  Коръән сүзләре - 61 нче сүрәнең 13 нче аяте язылган.  Моннан тыш олуг кунак мөфтигә княгина Виктория Феодоровнаның үз кулы астындагы мөселман гаиләсенең яңа туган кызына Бөек  яклаучы булырга ризалыгы турындагы хатны күрсәтте.

Шулай ук княгина Мария Владимировна мөфтигә көтелмәгән бүләкләр ясады. “Романовлар йортына 400 ел тулу истәлегенә. 1613-2013” медален һәм башка бүләкләр тапшырды.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана