Казанның “Гаилә” мәчетендә үткән җомгада ТР МДН тарафыннан оештырылган мөселман балалар лагеры тантаналы төстә ябылды. Әлеге лагерь укучы балаларның көзге каникулларына туры китереп оештырылган иде. Балаларга Ислам дине нигезләре турындагы дәресләр укытылды һәм әдәп-әхлак сабаклары бирелде. Сабаклар рус һәм татар телләрендә, малайларга һәм кызларга аерым оештырылды.
Балалар өчен ике тапкыр ашау оештырылган иде, төрле мастер-класслар үткәрелде.
Лагерьны ябу чарасында мөфти рынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты һәм ул балаларны үз диннәрен өйрәнергә теләүләре өчен зурлап мактады һәм мәчеткә даими килеп йөрергә чакырды. Аннары һәр баланы “Гаилә” мәчетендә узган тәүге мөселман лагерында катнашулары турында язылган истәлек грамотасы белән бүләкләде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/10569