ТР МДНдә яңа бүлек оештырылды

11 ноябрь 2013 ел 14:57

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Карары белән ТР МДНнең Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырылды. Әлеге бүлекне Илнур Хәйруллин җитәкләячәк. Илнур Хәйруллинның  Пәйгамбәребездән (сгв) башланган, Россиядә традицион саналган Коръән уку буенча билгеле бер чылбыр - “Хәфс ган Гасыйм”га иҗазәте (рөхсәте) бар.

Әлеге яңа бүлек Изге китапны өйрәнүне популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, иҗазәтле татар Коръән-хафизлар мәктәбен үстерү максатыннан булдырылды.

Хәзерге вакытта бүлек гарәп язуының яңа каллиграфик стилен әзерләү белән шөгыльләнә.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана