Көзге каникул вакытында Буа мәдрәсәсенә 34 бала йөрде

11 ноябрь 2013 ел 14:35

Үткән атнада Буа мәдрәсәсендә мәктәп укучылары өчен махсус оештырылган көзге лагерь тәмамланды. Лагерьга 34 бала йөрде. Аларга ислам нигезләре, әдәп-әхлак буенча сабаклар бирелде, төрле уеннар, экскурсияләр оештырылды. Лагерь тәмамлану уңаеннан мәдрәсәдә Корбан ашы- хәйрия ашы үткәрелде. Ашка Буа интернат йортыннан мөмкинлекләре чикле 50 өлкән яшьтәге кеше килде. Чарада район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, мәдрәсә директоры Рәшид Маликов, район хакимияте вәкилләре катнашты. Дин әһелләре ашка җыелган халыкка динебез кыйммәтләре турында сөйләделәр, тормышыбызда дини гореф-гадәтләрнең ролен аңлаттылар.

 

Шуны да әйтергә кирәк, алданрак мәдрәсәдә Буа районында дини эшчәнлек алып баручы 53 имам һәм мәдрәсә шәкертләре өчен дә Корбан ашы үткәрелгән иде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана