Мөселман яшьләре арасында шашка турниры узды

02 ноябрь 2013 ел 10:39

Казанда мөселман яшьләре арасында шашка буенча турнир үткәрелде. Турнирда Казанның “Солтан”, “Хөзәйфә”, “Гадел”, “Нурулла”, “Сөләйман”, “Ал мәчет”, “Борнай” мәчетләренә йөрүчеләр, шулай ук Россия ислам институты, “Ак өмет” мөселман пансионаты, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә шәкертләре җыелган иде. Турнир “Ярдәм” мәчетендә узды.

 

Мөфти урынбасары, иҗтимагый проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үтүенә караганда, яшьләрне мәчетләргә спорт һәм социаль чаралар аша җәлеп итү мөһим. Турнирны оештыручы “Ярдәм” фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлов алга таба да Казанда яшьләр өчен төрле проектларны тормышка ашыру көтелүен әйтте.

Шашка турнирында 1 урынны РИИ алды, икенчедә – “Ак өмет” мөселман пансионаты, өченче урында -  “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана