"Ак мәчет"тә җомга намазын Рөстәм хәзрәт укыды

02 ноябрь 2013 ел 10:14

1 ноябрьдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Болгардагы “Ак мәчет”тә җомга намазын үткәрде, вәгазь сөйләде. Ул мәчеткә җыелучыларга мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен җиткереп, изге теләк-ниятләрен әйтте һәм ислам дине кыйммәтләрен зурлаган вәгазь сөйләде. Белгәнебезчә, агымдагы елның май аеннан башлап Спасс районында урнашкан Болгар мәчетендә җомга намазлары укылып килә. Бу хакта Татарстан мөфтиенең аерым карары да бар. Татарстанның барлык район мөхтәсибләре чиратлап биредә җомга намазларын үткәрәләр. “Ак мәчет” тә җомга намазлары үткәрелүгә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җаваплы.

Үткән җомгада ул намазны Бөгелмә мөхтәсибе буларак үзе укыды. Шулай ук тирә-як районнардагы имам-мөхтәсибләр белән очрашып, мәхәлләләрдә алып барылган эшчәнлек белән танышты.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана