ТР МДН гарәп язуының яңа каллиграфик стилен әзерли

01 ноябрь 2013 ел 16:24

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән өчен гарәп язуының яңа каллиграфия стилен әзерләүче эшче төркем белән җыелыш үткәрде. Яңа шрифтны танылган хаттат-каллиграф, дүртенче Хәлиф Али ибен абу Талибтан башлап мөселман каллиграфлары чылбырын дәвам итүгә иҗазәте булган Рамил Насыйбуллов эшли.  Эшче төркемгә  Изге  китап белгечләре, РИУ каршындагы Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров, шулай ук ТР МДНнең яңа булдырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин керде. Илнур Хәйруллинның  Пәйгамбәребездән (сгв) башланган, Россиядә традицион саналган Коръән уку буенча билгеле бер чылбыр - “Хәфс ган Гасыйм”га иҗазәте бар.

Яңа шрифтны әзерләү мөфти кушуы буенча  берничә ай дәвамында алып барыла. Гарәп язуының яңа каллиграфик стиле әзер булгач, Диния нәзарәте шуның нигезендәл язылган Коръән нәшер итәргә җыена. Шунысын әйтергә кирәк, укыр өчен уңайлы, шул ук вакытта  Татарстанда, безнең җирлеккә хас каллиграфия үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерләнгән кабатланмас уникаль  шрифт  булыр дип көтелә. 

Фотогалерея: http://dumrt.ru/node/10504

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана