"Сөючеләр фида кыла" телемарафонына беренче нәтиҗәләр ясалды

01 ноябрь 2013 ел 10:26

"Зәкят” хәйрия фонды ТР МДН Корбан бәйрәме уңаеннан оештырган “Сөючеләр фида кыла” акциясенә беренче нәтиҗәләрне ясады.

Белгәнебезчә, Татарстан нәзарәте “Яңа гасыр” каналы белән берлектә 15 октябрьдә “Сөючеләр фида кыла” телемарафонын уздырды. Әлеге телемарафон физик мөмкинлекләре чикле ятим балаларны тернәкләндерү приюты бинасын төзекләндерүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.  

Бүгенге көндә исәп-хисап счетына банклар аша күчерелгән 91 208 сум 48 тиен һәм кешеләр үзләре алып килеп исәп-хисап счетына салган  22 146 сум 08 тиен күләмендә акча җыелды. “ЗАКЯТ” сүзен язып, 7715 номерына җибәрелгән смс-хәбәрләр ярдәмендә барлыгы 718244 сум тупланды. Шулай итеп, беренчел нәтиҗәләр буенча приют өчен барлыгы  831 598 сум 56 тиен акча җыелды.

Әгәр дә бер смс-хәбәрне 50 сумнан дип  санасак, акциядә 15 меңләп кеше катнашкан.  

Шунысы да сөендерә, бик күпләр “Зәкят” хәйрия фондына матди ярдәмнәрен күрсәтүне дәвам итә. “Зәкят” хәйрия фонды Тукай урамы, 3 нче йортта урнашкан. Биредә фонд хезмәткәрләре хәйрия акчаларын кабул итәләр. 

Хәзер дә һәркем инвалид ятимнәргә ярдәм кулы суза ала. Моның өчен 7715 номерына “ЗАКЯТ” сүзен смс-хәбәр итеп җибәрергә кирәк. 1 смс-хәбәр бәясе 50 сум (төгәл сумма операторга бәйле). Әгәр дә күбрәк хәер бирергә теләсәгез, “ЗАКЯТ” сүзеннән соң буш урын (пробел)  калдырырга һәм сумманы язарга.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана