Мөфти Күвәйт кунагы һәм төбәкләрдән гыйлемнәрен ныгытырга килгән имамнар белән очрашты

31 октябрь 2013 ел 15:51

Бүген ТР МДНдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Күвәйт дәүләте дин һәм вакыф эшләре буенча министрлык вәкиле Али Габдуллаһ Шаддат белән очрашты. Очрашуда сүз төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында барды.

Шулай ук Камил хәзрәт Иделбуе федераль округы имамнары квалификациясен күтәрү курсларын ябу чарасында катнашты һәм имамнарга курсларда белем алулары хакында таныклыклар тапшырды. Имамнар "Мөселман дини оешмасын җитәкләү тәҗрибәсе һәм теориясе" дип аталган программа буенча укыдылар. Лекцияләрне ТР МДН вәкилләре, РИИ мөгаллимнәре укыды.  

Әлеге укулар РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты, Россия ислам университеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияты, үсеш һәм мәгарифкә теләктәшлек итү фонды тарафыннан оештырылды.

Беренче агымда 2 атна дәвамында Татарстан районнары, Идел буе федераль округына кергән Мордовия, Ульяновск, Чувашия Республикалары, Пермь өлкәсе имамнары – югары дини белеме булмаган утызлап имам белем алды. 

4 апрельдә укырга имамнарның яңа төркеме җыелуы көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана