Бүген Буа районы үзәк мәчетендә җирлек имамнары җыелышы үткәрелде. Җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин һәм хакимият вәкилләре катнашты.
Җыелыш Коръән укып, дога кылудан башланып китте. Аннары Рөстәм хәзрәт имамнарга мөфти Камил хәзрәт сәламнәрен җиткерде һәм имамнарның җирлектә дини эшчәнлек алып баруда зур тырышлык куюларын билгеләп үтте. Мәхәлләләрдә ислам кыйммәтләрен таратуда, халыкны мәчетләргә җәлеп итүдә актив эшләргә чакырды. Хәзрәт нәсихәтләрен җиткергәч һәр имамга шәһадәтнамә тапшырды. Бу көнне барлыгы 58 имам шәһадәтнамә алды. Шулай ук Рөстәм хәзрәт Хәйбулловның имам-мөхтәсиблек вазыйфасы расланды.
Имамнар белән аралашканнан соң мөфти урынбасары Буа мәдрәсәсендә булды һәм биредә шәкертләр белән аралашты.