Мәдрәсә мөгаллимнәре Казанда белем күтәрә

31 октябрь 2013 ел 13:41

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә мәдрәсә мөгаллимнәре өчен махсус курслар оештыра. “Россиядә һөнәри белем бирү системасында  уку-укыту стандартларын куллану” дип аталган бу курслар  икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел ул беренче тапкыр мәдрәсә җитәкчеләре өчен оештырылган иде.

Быел курсларда республиканың төрле мәдрәсәләрендә дини гыйлем бирүче 15 мөгаллим укуы көтелә. Курслар 72 сәгатьлек. Укыту барышына зыян килмәсен өчен алар  25 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә оештырыла. Уку-укыту стандартларына, укыту программаларына, дини мәгариф мәсьәләләренә кагылышлы лекцияләр  уку, семинар дәресләр үткәрү каралган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана