Колония мәчетенә 160 тоткын йөри

31 октябрь 2013 ел 10:15

30 октябрьдә Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров Зөядәге 5нче номерлы төзәтү колониясендә булды. Ул биредәге хөкем ителгәннәр белән очрашып, аларга вәгазь укыды. Шулай ук хаҗ сәфәре тәэсирләре белән уртаклашты һәм хаҗ кылу мәгънәсен аңлатты.

Вәгазьдән соң хәзрәт биредәге мәчетне зурайту ниятеннән башланган төзелеш эшләре белән танышты. Шунысы куандыра төзелеш эшендә хөкем ителгәннәр үзләре дә катнаша. Бүгенге көндә колония мәчетенә 160 кеше йөри.

Шулай ук Нияз хәзрәт колония китапханәсенә “Хузур” нәшрият йорты  чыгарган яңа китаплар бүләк итте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана