Камил хәзрәт Яңа Чишмә районында

30 октябрь 2013 ел 10:13

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың Яңа Чишмә районында. Мөфти бу районга җирлектә алып барылган дини эшчәнлек белән танышу, халык  белән очрашу  максатыннан килде.

Мөфти килү уңаеннан Яңа Чишмә районы мәдәният йортына өлкәннәр, мәктәп укучылары, район имамнары җыелды. Камил хәзрәт ислам кыйммәтләрен аңлатып, аларны дин кушканча яшәргә чакырды. Үзенең күркәм нәсихәтләрен җиткерде, мәдрәсәләрдә гыйлем тупларга өндәде. Шулай ук ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп, бу тормышта матди байлык, акча һәм хаким булу иң мөһим нәрсә түгел икәнлекне аңлатты. “Тормышыбызда иң мөһиме – иман!”, - диде ул.  

http://dumrt.ru/node/10450 - фоторепортаж.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана