"Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага фикер алышу көтелә

29 октябрь 2013 ел 12:24

ТР МДН 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар берлеге көне уңаеннан фикер алышу клубын оештыра. Фикер алышу клубы утырышы Россия ислам университетында 31 октябрьдә уздырыла. Сөйләшү “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага багышлана.

Чарага миграция хезмәте, дини һәм милли оешмалар вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шулай ук анда төрле уку йортларында белем алучы яшьләр катнашуы көтелә.

ТР МДН яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин сүзләренә караганда, әлеге сөйләшүне үткәрүнең максаты миграциягә, милләтара мөнәсәсбәтләргә һәм радикаль агымнарга каршы торуга бәйле сорауларга җавап эзләү булып тора.

Чара 31 октябрьдә сәгать унда башлана. Үткәрү урына: Газ урамы,19.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана